Атказанган укытучы 12 сәгать ашыгыч ярдәм көткәннән соң…

Кызы, әнисенең үлеменә ачыклык кертүне сорап, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Түбән Тагилда рус теле буенча атказанган укытучы медицина ярдәмен 12сәгать көткәннән соң вафат булган.

Әлеге чыганак мәгълүматларына караганда, 73 яшьлек Наталья Сергееваның үпкәсе ялкынсына. Үзен бик начар хис итә башлагач, ашыгыч ярдәм чакырта. Әмма ул 7 сәгатьтән соң гына килеп җитә.
Табиблар Натальяны Красноуральск хастаханәсенә алып килә. Ләкин анда ханымга ярдәм итә алырдай белгеч табылмый. Шуннан бичара сырхау Түбән Тагил хастаханәсенә китерелә. Анда да 5 сәгатьтән соң гына кабул ителә. Наталья кабул итү бүлегендә төнлә үлә.

Кызының ныклы фикеренчә, әнисенә вакытында ярдәм күрсәтелмәү сәбәпле вафат булган. Ул шулай ук, медиклар аның үлеме сәбәпләрен яшерә, дип уйлый. Шуңа күрә, мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88841/

Бәйле