Ана капиталына бәйле 8 сорауга ҖАВАП

Татарстанда ана капиталыннан файдаланучы гаиләләрнең 80 проценты бу акчаны торак шартларын яхшырту өчен куллана.  Әйтергә кирәк, аны кредит рәсмиләштерү юлы белән фатир сатып алу өчен генә түгел, ә бәлки йорт төзү, булганын үзгәртеп кору, фатирны өлешләп алу өчен дә файдаланырга мөмкин.

Бигрәк тә акча белән бәйле эштә бәхәсләр бер-бер артлы туып кына тора. Укучыларыбыз да бу җәһәттән еш шалтырата. Шул сәбәпле, кайбер сорауларга җавап бирү йөзеннән без  Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева белән сөйләшергә булдык.

– Энҗе Исмәгдановна, торак шартларын яхшырту буенча ана капиталын кайсы очракларда кулланырга мөмкин?

– Бары тик ана капиталы акчасына гына торак җир сатып алырга теләгән кешегә бу хакта балага өч яшь тулгач кына сүз алып барырга мөмкин. Әмма фатир сатып алу яки йорт төзелеше кредит алу хисабына эшләнсә, акчаны бала тугач (уллыкка алгач) ук кулланырга була. Гаризаны кредит белән тәэмин итүче банкка язсаң, отышлырак, чөнки бу очракта Пенсия фондына мөрәҗәгать итүнең кирәге калмый. Банк кирәкле документларны җирле Пенсия фондына электрон каналлар аша үзе җибәрә. Эшнең барышы белән Пенсия фондының рәсми сайтында танышып барырга мөмкин булачак.

– Торак шартларын тәгаен ана капиталы белән яхшыртырга уйлаган кешегә иң уңайлысын ничек сайлап алырга?

– Монда төрле юнәлешләрне карарга мөмкин. Яшәргә бөтенләй урыны булмаган кеше, әлбәттә инде, беренче чиратта фатир сатып алу яки йорт төзелеше башлауны кулдан ычкындырмаска тырыша. Инде шәхси йорты булса, аны сипли. Үзгәртеп корулар алданрак эшләнгән булса, чыгымнар өчен компенсация алу юлын эзли. Зуррак мәйданга ия буласы килгәннәр, кредит яки заём алып, башлангыч кертемне түли. Алар алданрак алынган булса, ана капиталын бурыч түләү өчен тотарга да мөмкин.

– Без ана капиталы ярдәмендә үзгәртеп кору эшләре дип сөйләшәбез. Бу очракта ниләр күздә тотыла? Мөгаен, үтәлергә тиешле нинди дә булса шартлар да бардыр?

– Бу – шәхси йортның мәйданын арттыру дигән сүз. Ягъни мәсәлән, йортка янкорма, өстәмә кат төзү, чорманы мансарда итеп көйләү булырга мөмкин. Төп шарт – бу эшләрне башкарганда мәйдан иң киме дигәндә бер учет нормасы күләменә артырга тиеш. Торак пунктларның нинди булуына карап, әлеге норма 10нан алып 18 кв метрга кадәр җитә. Шунысын да истә тотарга кирәк: үзгәртеп кору өчен башта сертификаттагы сумманың 50 проценты гына бирелә. Ә 6 айдан, эшләнгән эшләргә исәп-хисап ясалгач, калганы да тапшырыла.

– Күчемсез милек кем исеменә һәм нинди срокка рәсмиләштерелергә тиеш?

– Ана капиталын кулланганда, күчемсез милек гаиләнең барлык әгъзаларына да рәсмиләштерелә. Әмма законда башта сертификат алган кешегә рәсмиләштереп, соңыннан милекне барлык гаилә әгъзаларына теркәү мөмкинлеге дә каралган. Моны Пенсия фондыннан акча күчерелеп, 6 ай үткәч тә эшләргә кирәк. Теркәү өчен документлар бирер алдыннан, һәр милекченең өлеше билгеләнгән булырга тиеш.

– Ә ул өлешләрне ничек дөрес итеп билгеләргә?

– Әгәр фатирның бер өлеше генә ана капиталына сатып алынса,  өлешләрне тәгаенләү өчен милек урнашкан территориянең нотариусына мөрәҗәгать итәргә һәм килешү төзергә кирәк. Торак тулаем ана капиталына сатып алынган очракта исә, өлешләрне нотариустан башка, язмача килешү төзеп кенә дә билгеләргә мөмкин.

– Һәр гаилә әгъзасына бу өлешләр нинди күләмдә билгеләнә?

– Өлешләрнең күләмен билгеләү буенча законда ниндидер махсус нигезләмәләр юк. Бу үзара килешү юлы белән хәл ителергә тиеш. Тик, әйтергә кирәк, бәхәсләр чыгып, судка барып җиткән эшләр дә шактый. Бу очракта фатирның ана капиталына алынган өлеше гаилә әгъзалары арасында тигез итеп бүленә.

– Ана капиталын торак өчен кулланырга теләп мөрәҗәгать иткәндә, кире кагу очраклары бармы?

– Булгалый. Мәсәлән, документлар дөрес рәсмиләштерелмәсә, фатир яшәү өчен яраклы булмаса. Чыннан да, әгәр сатып алынасы торакка капиталь ремонт таләп ителсә, бернинди уңайлыклары булмаса, бу бит инде торак шартларын яхшырту булмый. Шуңа күрә ана капиталына сатып алырга ниятләнгән фатирларны башта www.reformaqkh сайтында һәм тузган йортлар реестрында тикшерәбез. Йорт сатып алырга теләгән очракта, җирле үзидарә органнарына хәбәр итәбез. Яшәү өчен яраксыз торак сатып алу очраклары булса, хокук саклау органнарына хәбәр итәбез. Әгәр дә ана капиталы максатчан кулланылмый икән, ул кире кайтарылырга тиеш. Законда каралмаган башка әйберләргә тотылса, җинаять эше булып санала.

– Ана капиталы алу өчен бирелгән гариза нинди вакыт эчендә карала һәм акча кайчан күчерелә?

– Документлар пакеты белән бергә бирелгән гариза 10 көн эчендә карала. Кайбер очракларда 20 көнгә кадәр дә сузыла. Әмма шуннан артмаска тиеш. Шушы вакыт эчендә гариза каралып, я акча бирергә, я, сәбәбе күрсәтелеп, кире кагарга дигән карар чыгарыла. Карар уңай булса, акча биш көн эчендә күчерелә.

2022 елда бирелүче ана капиталының күләмен тагын бер кат искә төшерик әле.

524 527 сум 90 тиен – ана капиталына хокуклары 2021 елның 1 гыйнварына кадәр булган гаиләләр һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче балалары туган (уллыкка алынган) гаиләләр өчен.

693144 сум 10 тиен – 2021 елда икенче балалары туган (уллыкка алынган) гаиләләр һәм 2021 елның 1 гыйнварыннан икенче һәм аннан соңгы балалары туып (уллыкка алынып), 2020 елның 1 гыйнварына кадәр өстәмә дәүләт ярдәме буенча чараларга хокуклары булмаган гаиләләр өчен.

Шунысын да искәртеп китәм: ана капиталы бер генә тапкыр бирелә. Аның яраклылык срогы юк, салымнан азат ителгән. Бу программа 2026 елга кадәр озайтылды. Ана капиталына сертификатны теләсә кайсы вакытта кулланырга мөмкин.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/88981/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий