Мәрхүмнең кем булуын әлегә ачыклый алмаганнар, чөнки ул ике атна чамасы суда яткан. Түбән Тагилда бер ир-ат мәете табылган. Бу хакта E1.RU хәбәр итә.
Ленин районындагы йортка тикшерүчеләр һәм күмү хезмәтен башкаручылар килгәч ир-ат мәетенең подвал идәненә кадакланган булуын ачыклыйлар. Мәрхүмнең чама белән июль урталарында үлгән булуы фаразлана.
Ир-атның шәхесе әлегә ачыкланмаган. Чөнки ул ике атна чамасы суда яткан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.