Йорт подвалында идәнгә кадакланган ир-ат мәете табылган

-- Лейла

Мәрхүмнең кем булуын әлегә ачыклый алмаганнар, чөнки ул ике атна чамасы суда яткан.  Түбән Тагилда бер ир-ат мәете табылган. Бу хакта E1.RU хәбәр итә.

Ленин районындагы йортка тикшерүчеләр һәм күмү хезмәтен башкаручылар килгәч ир-ат мәетенең подвал идәненә кадакланган булуын ачыклыйлар. Мәрхүмнең чама белән июль урталарында үлгән булуы фаразлана.

Ир-атның шәхесе әлегә ачыкланмаган. Чөнки ул ике атна чамасы суда яткан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле