Түбән Каманың 87 яшьлек танылган блогеры вафат [видео]

-- Лейла

87 яшьлек Фәния Зиннәтшина исеменнән социаль челтәрләрдә аның блогын оныгы Альбина алып бара иде. Алар бергәләшеп кызыклы видеолар да төшерәләр иде. Нәнәй «Блогер. Татар» бәйгесендә җиңүгә дә иреште.

Альбина Исмаева үз блогында яраткан нәнәенең хастаханәдә булуын хәбәр иткән иде. Үз язылучыларына әбекәйнең хәлен сөйләп торды.

– Минем күз нурым вафат. Нәнәй өчен дога кылыйк! Ул миңа һәрвакыт: «Кызым, төшер мине! Мин үлгәч сагынып карарсың!» дия иде… Нәнәем хастаханәдән дә кайтырга сүз биргән иде… Урының җәннәттә булсын, күз нурым! — дип уртаклаша блогер Альбина.

Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун. Вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Әллааһүммәктүбһү фил-мүхсининиинә вәҗгаль китәәбәһүү фии гыйллиййиинә вәхълүфһү галәә гакыйбиһии фил-гаабириин. Әллааһүммә ләә түхәрримнәә әҗраһүү вә ләә тәфтиннәә бәгъдәһүү вәгъфир ләнәә вә ләһүү.

Бәйле