Ләйсән Үтәшеваның улы Башкортстанда яшәячәкме?

Ләйсән Үтәшева әлеге вакытта ире Павел Воля һәм балалары белән бергә Әлшәй районында әби-бабалары янында кунакта.

Чираттагы ял көнендә гаилә Сусак Тауга күтәрелгән.

Телетапшырулар алып баручының балалары тауга беренче булып менеп җиткән, өстәвенә, аның биеклеге 269 метр тәшкил итә икән.

— Балалар белән, биек булмаса да, бик текә тауга мендек, — дип язган Ләйсән социаль челтәрләрдә. — Бер риваять бар: имеш, бу тау аны буйсындыручыларга көч бирә. Көч алдык. Хәзер балалар бу урынга гашыйк.

Шул ук вакытта өлкән улы Рома әти-әнисенә Башкортстанда яшәргә теләвен белдергән дә инде: аңа әнисенең кече Ватаны бик ошый.

— Монда искиткеч күренеш, манзара, көч алу урыны! — дип, телетапшырулар алып баручы үзе дә соклануын яшерми.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2022-08-10/l-ys-n-t-shevany-uly-bashkortstanda-yash-yach-kme-2903909

Бәйле