Ничек итеп Әнвәр Маратның утын сүндергән?

Әнвәр Нургалиев белән Марат Яруллин арасында нәрсәдер булган диләр…

Яшь, әмма инде шактый танылу алып килүче җырчы Марат Яруллин Бакалы районының Сакат авылында чыгыш ясаганда музыка тавышы сүнгән.   Маратка микрофонсыз гына җырларга туры килгән. Тере тавышка. Бу хәлгә җырчы Әнвәр Нургалиев гаепле булып чыккан. Әлеге көтелмәгән вакыйга турында Марат Телеграм-каналда болай дип язган:

«Сакат авылында кызык хәл булды. Мин җырлаган вакытта кинәт аппарат сүнеп китте. Баксаң, Әнвәр абый Нургалиев сәхнә артында үзенең «мощный» үтүге белән чәчәкле күлмәген үтүкли башлаган. Абыйның үтүгенә аппарат чыдамады. Ул күлмәген үтүкләп бетергәнче микрофонсыз җырлап алдык.

Абый, рәхмәт, күптән микрофонсыз җырлаганым юк иде», – дигән Марат.

«Минем үтүк шундый ул, Марат туганым, весь яндыра», – дип көлгән Әнвәр Нургалиев үзе.

«Аңладым инде мин», – дип елмайган Марат та.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-11/nichek-itep-nv-r-maratny-utyn-s-nderg-n-2905157

Бәйле