Үзеннән 49 яшькә өлкән кешегә…

Чыбык та аз бу балага!

Салаватта 16 яшьлек кыз 65 яшьлек хатынны кыйнаган. Социаль челтәрләрдә язуларынча, пенсионер ханым подъезддан бик нык шаулаган кызны куып чыгарган булган.

«7 август иртәсендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Салават шәһәре буенча бүлегенә 65 яшьлек ханымнан хәбәр килде. Ул күрше фатирдагы шау-шу һәм аны подъездда кыйнаган кызга шикаять белдерде. Тикшерү барышында 16 яшьлек кызның, кисәтүгә җавап итеп, гариза бирүчегә өч тапкыр сугуы ачыкланган. Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – дип белдерәләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Бу хәлнең шаһитлары, кыз наркотик кулланудан исерек булган, ди. Әмма аларга каршы төшүчеләр дә бар.

Айнык хәлдә нәнәң белән бер яшьтә булган кешегә кул күтәргәнсең икән, бу инде сине бигрәк тә четерекле хәлгә куя, балакай. Башланып кына килгән озын гомерең алда бит әле…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-08-11/zenn-n-49-yashk-lk-n-kesheg-2905239

Бәйле