Танылган татар һәм башкорт артисты Элвин Грей татар сәхнәсе белән саубуллашуын һәм Мәскәүгә яшәргә китүен хәбәр итте.
– Минем сезнең өчен ике хәбәрем бар. Беренчесе! Моның турында озак кына уйланып йөрдем, әйтергә батырчылык итмәдем. Быел милли проект өстендә эшләвемне туктатам. 2022 елда татар һәм башкорт сәхнәсе өчен чыгарылган җырларым ахыргысы булачак. 2023 елда исә «Татнефть арена», «Уфа арена» һәм «Стадион Лужники Москва» олы мәйданнарында концерт бирергә планлаштырып торам.
Үз көчемнән килгәннәрен барысын да эшләдем кебек. Сез мине аңларсыз дип ышанам. Иң мөһиме – минем иҗатым аркылы балалар үз туган телләре белән кызыксына башладылар. Миңа исә алга таба барырга кирәк!
Икенче яңалыгым! Мин үземнең сөйгән ярым белән Мәскәүгә күченеп китәм. Рус телендә бик күп материал җыелды, миңа альбом чыгарырга кирәк. Казан белән Уфа арасында йөреп, гомумән, проектлар өчен вакыт калмый. Шуңа да яшәү урынын алмаштырырга уйладым. Мине якын арада федераль каналларда күрерсез дип ышанып калам.
Минем әлеге карарым күп кешегә ошап бетмәс, билгеле. Социаль челтәрләрдә миңа: “Үз туган ягыңны ташлап киттең! Үз халкыңны саттың!, дип, күп язарлар, беләм. Кемдер, киресенчә, минем милли эстрададан китүемә сөенер.
Бөтен кешегә дә изге теләктә калам. Боларны язуы, чыннан да, бик авыр бирелде. Әмма мин моны эшләргә тиеш идем!
Татарстан һәм Башкортстан эстрадасына күрсәткән хезмәтемә йомгак ясап, шуны әйтә алам: Башкортстан, Татарстан халкына чын күңелдән рәхмәт әйтәм! Үземнең башкорт малае булуым белән горурланам! Татарстанда исә “олы артист” исемен алдым. Нәкъ Татарстан халкы мине кабул итте, мине үз итте. Моның барысын да истә тотып яшәячәкмен!
Массакүләм мәгълүмат чараларында минем кайбер сүзләрем өчен гафу итегез, аеруча да Салават абыйдан, Гүзәлдән, Фирдүстән гафу үтенәм. Һәрвакыт сәхнәдә үземне тиешле рәвештә тота да алмадым. Монда Яңаул халкыннан гафу үтенәм.
Татарстан белән Башкортстан Республикалары арасындагы аңлашылмаучанлыкны да үз белдегем белән генә хәл итәргә тотынганым өчен дә гафу үтенәм.
Аерым итеп минем иҗади әниләремә Хәния Фәрхи белән Хәмдүнә Тимергалиевага әйтәсем килә (урыннары җәннәт түрләрендә булсын). Алар мине яклап торалар иде, сердәшчеләрем иде алар. Нәкъ шул ханымнар миңа ышанды, миндә иҗат итәргә дигән тулы өмет уятты.
Аннары исә инде мәрхүм Айрат Хәмидуллинга олы рәхмәтемне җиткерәм. Синең хыял тормышка ашты, братым! Без нәрсә теләдек – барысы да булды!
Шулай ук Айдар Галимовка, Рөстәм Гыйззәтуллинга, Марат Гәрәевка, Радик Артемьевка, Айрат Ильясовка, Марат Тухтамышевка, Марат Мухинга, ди-джей Радикка, Динә Гәрәевага, Гүзәлиягә, Илога Зиннәтовага, Эльмира Бәйрәмовага чиксез рәхмәт әйтәм. Кемнедер онытып калдырсам, алдан ук гафу үтенәм.
Олы хөрмәт белән, сезне яратып, сезнең «шут» Радик Юльякшин (Элвин Грей), – дип яза артист.