Заворотнюкның хәле начарайган…

Мәгълүм булуынча, актриса Анастасия Заворотнюк соңгы өч елда җитди авыру белән көрәшә.

Әлеге вакытта барлык көчләр дә актрисаны дәвалауга юнәлтелгән: төрле ысуллар, шул исәптән эксперименталь һәм индивидуаль эшләнгән ысуллар белән дә, төрле илләрдә җитештерелгән кыйммәтле дарулар сатып алынып, дәвалауда кулланыла.

Әмма Россия киңкүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, аның хәле көннән-көн начарая. Аларның язмаларына караганда, бүгенгә кадәр ярдәм иткән дәвалау актисага башкача ярдәм итми башлаган.

Актрисаның җанатарлары да Анастасиянең хәле начар, дип уйлый. Аларның Интернетта калдырган язмаларына караганда, актрисаның ире, фигуралы шуу остасы Петр Чернышов телевизион программалардан югалган, бозга чыгудан туктаган. Моңа кадәр ул күренекле спортчы Татьяна Навка оештырган шоуда чыгышлар ясый иде.

Җанатарлар фикеренчә, ир-егет һәрвакыт аның янында, әхдакый яктан ярдәм күрсәтергә тырыша.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-11/zavorotnyukny-h-le-nacharaygan-2905820

Бәйле