Танылган блогер сөенече белән уртаклашты

-- Лейла

Танылган блогерлар Юлия белән Иршат Нәбиевлар әти-әни булырга әзерләнә. Бу хакта Юлия үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Блогер 12 августта туган көнен бәйрәм итә. Аңа 26 яшь тулды. Шул көнне Юлия үзенең язылучыларына тииздән бала алып кайтачакларын әйтте. Сүз уңаеннан, Нәбиевлар Аишә һәм Сәидә исемле ике кыз тәрбиялиләр.

Юлия белән Иршат Нәбиевлар Татарстанның Актаныш районында гомер итә. Үзләренең блогында алар үзләренең тормышын, авыл яшәешен күрсәтә. Шуның белән дә алар халыкка якын.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий