Мөселман кешесе ничек ял итәргә тиеш?

-- Лейла

Көтеп алган җәйнең соңгы аен ваклыйбыз. Җәйге ял сезоны тәмамланырга да күп калмый. Быел ул тынгысыз, хәвефлерәк булды. Суга бату очраклары, чит илдә ял иткәндә, машина белән сәяхәткә чыкканда, казага тару турында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп торды. Оренбургтан тауларга ял итәргә киткән тулы бер гаиләнең өйләренә мәетләре генә әйләнеп кайтты. Сәфәр – Аллаһы Тәгаләнең сынавы, диюләре хакмы? Мөселман кешесе ничек ял итәргә тиеш? «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Быел ял итәргә киткән җирдән хәвеф-хәтәргә тару, үлем-китем очраклары бик нык артты. Кешеләр адреналин артыннан куып, куркыныч урыннар буйлап сәяхәт итәләр, тормышларын, белә торып, куркыныч астына куялар. Мондый ялга ислам дине нинди мөнәсәбәттә?

– Исламда ял итү, ялга бару, сәфәр кылу тыелмаган. Киресенчә, сәфәр кылсак, төрле җирләрдә булсак, ул тормышка карашыбызны үзгәртә, яңа кешеләр белән танышабыз, яңа төр ризыклар татыйбыз, кемнәрнеңдер тормышына карап гыйбрәт алабыз, шаккатабыз, кызыгабыз, йә булмаса: «Аллаһка шөкер, үзебезнең тормыш яхшырак, матуррак икән», – дип шөкер итәбез. Шул яктан караганда, сәфәр кылу динебездә тыелмаган. Киресенчә, күркәм санала. Әмма ял иткәндә чама, саклык хисен дә югалтырга ярамый. Бигрәк тә, адреналин артыннан куып, тормышыбызны куркыныч астына куюдан да сакланырга кирәк. Ялда чакта кеше еш кына үз-үзен саклау кагыйдәләрен онытып җибәрә. Әмма бу очракта тормышыбыз, сәламәтлегебезне саклауның безнең өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен онытмаска кирәк. Без аларны куркыныч астына куярга тиеш түгел.

– Мөселман кешесе ничек ял итәргә тиеш? Дин күзлегеннән караганда, дөрес ял нинди була?

– Мөселман кешесе кая гына барса да, нинди генә матур җирләр күрсә дә, Аллаһы Тәгаләнең күргәнлеген, аның каршында җавап бирәсе бар икәнен онытмаска тиеш. Динебез ял итүгә билгеле бер шарт, таләпләр куя. Ял итәргә барган урыннарда хәрәм ризык, хәрәм эчемлекләрдән сакланырга кирәк. Гыйбадәт-намазларыбызны да калдырмау шарт. Ял иткәндә зинадан, бозык сүз, бозык гамәлләрдән дә саклану мөһим. Кайда гына булса да, мөселман хатыны яулыктан йөрергә, гаүрәт җирләрен томаларга тиеш. Ир-атлардан да, гаүрәт урыннарын каплап, башка гаүрәтләргә карамау сорала. Бүген ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә шундый махсус коену киемнәре бар.

– Бурычка, кредитка ял итәргә бару дөресме?

– Бурыч алып ял итәргә барырга була. Әмма бу гамәл бик килешеп бетми. Ял итү – мохтаҗлык, ниндидер кичектереп булмаслык зарурият түгел. Шуңа күрә мөмкинлегебез юк икән, ялны чит илгә бармыйча, артык акча чыгармый торган башка ысуллар ярдәмендә үткәрергә кирәк. Әмма ял өчен кредит алу тыелган. Мөселман кешесе бурычка 100 сум алса, 100 сум кайтарып бирергә тиеш.

– Исламда ял көне фәлән көннән артмаска тиеш дигән чикләү бармы? Озын яллар вакытны исраф итү дип саналмыймы?

– Андый таләп юк. Әмма кирәгеннән артык ял итеп, вакытны да, малны да исраф итүдән сакланырга кирәк. Юкса ялкаулыкка, төшенкелеккә бирелүебез бар.

– Җәен күпләр үз транспортында юлга, сәяхәткә кузгала. Машинада утырып барганда, ничек намаз укырга?

– Сәфәргә гаиләбез белән чыгып китсәк, нинди юллардан барачагыбызны алдан карап куярга кирәк. Әгәр мөселманнар яшәгән җирләр, мәчетле урыннар аша барсак, намазны шунда кереп укысак – иң күркәме шул. Мондый мөмкинлек булмаса, туктап, намазлыгыбызны җәеп, кыйбланы чамалап, намаз укыйбыз. Автобус белән сәфәр кылабыз икән, намазны утырган килеш кенә укыйбыз. Үзенең яши торган җиреннән 85 км ераклыкка киткән кеше юлчы санала. Аңа намазны кыскартып уку рөхсәт ителә. Килгән җирендә 15 көннән озакка калса, ул юлчы булып саналмый һәм барлык намазларны да кыскартмыйча укырга тиеш була.

– Исламда сәфәр сынау санала. Сәфәрдә, сәяхәттә кеше ни рәвешле сынала? Бу сынауны узуның билгеле бер шартлары бармы?

– Сәфәр – дөрестән дә, сынау. Элегрәк кешеләр атлар, дөяләр белән, җәяү сәфәр кылып азапланса, хәзер инде, Аллаһка шөкер, яхшы машина, поезд, очкычларда ерак араларны тиз арада үтәбез. Әмма шуңа да карамастан, сәфәр кылуның хәзер дә үз кыенлыклары бар. Әйтик, аэропортка барабыз икән, рейсның билгеле бер вакыты бар – өлгерергә кирәк. Шуңа өстәп әле берничә кат тикшерү дә узарга кирәк. Чит җирләрдә йөргәндә кеше тел белмәскә мөмкин. Шул рәвешле кеше сәфәрдә рухи яктан бик нык сынала. Мөселман кешесенең төп бурычы – аларны лаеклы рәвештә үтеп, Аллаһының рәхмәтенә ирешү.

Сүз уңаеннан:

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Ганкабүт» сүрәсенең 20 нче аятендә: «Әйт ий Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Җир өстендә йөрегез һәм гыйбрәт илә карагыз – Аллаһ кешеләрне ничек төрле итеп халык кылган, соңра хөкем итәр өчен үлгән кешеләрне барын да тергезер, Аллаһуның һәр нәрсәгә көче җитәдер», – ди.

– Мөхәммәд (с.г.в): «Сәфәр кылыгыз һәм сәламәт булырсыз», – дигән. Әбү Хурайра җиткергән хәдис (Әхмәд җыентыгы).

– Гали әбү Талиб (р.г.): «Сәфәр кылыгыз, сәфәрдә 5 файдалы әйбергә өйрәнеп була, – дигән. – Беренчедән, ул күңелсезлекне бетерә. Икенчедән – малны, өченчедән гыйлемне арттыра. Дүртенчедән, әхлакка өйрәтә. Бишенчедән, яхшы кешеләр белән дуслаштыра».

– Өч төрле сәфәр бар: беренчесе – гыйлем алу өчен, икенчесе – кәсеп кылу өчен, өченчесе – күңел ачу өчен. Бу сәфәрләр Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алу өчен булырга тиеш.

– Расүлүллаһ (с.г.в.) әйткән: «Кем гыйлем алу өчен сәфәр чыкса, фәрештәләр шул кешенең аяк асларына канатларын җәярләр. Күктәге һәм җирдәге мәхлүкатлар, хәтта диңгездә булган кит балыгы да сәфәр чыккан кеше өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу кылуын сорарлар. Ул кешегә җәннәткә юл җиңеләер икән», – дигән.

Динә Гыйлаҗиева, «Ватаным Татарстан»

Бәйле