Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмнең туе ничек узды?

Салават Фәтхетдинов улының туенда кияү, кәләш биюенә җырлаган.

Рөстәм Чаллыдагы автоузышлар вакытында сөйгәне Рузиягә тәкъдим ясаган иде. Озак та үтми, яшьләр никах укытты.

Кичә Казандагы рестораннарның берсендә Рөстәм белән Рузиянең туй мәҗлесе гөрләгән. Бәйрәмнең фото-видеолары белән алып баручылары — «БалМай» төркеме егетләре социаль челтәрләрдә бүлешә.

Видеолардан күренгәнчә, туй зур залда уза, кунаклар да күп чакырылган. Яшьләрне котларга Филүс Каһиров, Гөлназ Солтанова, Рифат Зарипов, Фирзәр Мортазин, «Ямьле» төркеме, Марат Яруллин, Азат Фазлыев кебек танылган татар эстрадасы артистлары чакырылган.

Яшьләр исә беренче парлы биюләрен әтиләре Салават Фәтхетдинов чыгышына биегән.

Яшьләргә кайнар мәхәббәт, парлы матур тормыш телибез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-08-13/r-st-m-ruziya-m-h-bb-t-video-2908175

Бәйле