Блогер «Женщина огонь»: «Мин дә кабергә кереп ятарга тиешме?!»

Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинова, социаль челтәрләрдә аны «Женщина огонь» буларак беләләр, күптән түгел бертуган сеңлесен югалтты. Гүзәл ханымның язылучылары аңа һаман иркен яшәргә ирек бирми икән.

Блогерның матур видеолары астына бер язылучысы: 

– Синең бит сеңлең вафат булды. Син берни белмәгәндәй йөрисең! Оятың да юк! – дип язып җибәргән.  

– Сез бит инде әби кеше, ә башыгызны эшләтеп җиткерә алмыйсыз. Минем кызым сездән акыллырак, – дип җаваплаган Гүзәл Хөснетдинова. 

чыганак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/bloger-zenshhina-ogon-min-da-kaberga-kerep-iatarga-tiesme

Бәйле