Биш үсмерне аңсыз хәлдә тапканнар

Алар Уфада Сипайлово бистәсендәге бер фатирда табылган.

Бер кызда кунакта 14-15 яшьтәге өч ахирәте һәм бер малай булган. Алар анда агулы матдәләр кулланган, аның артыннан спиртлы эчемлекләр эчкән. Аннары үзләрен начар хис итә башлаганнар һәм аңнарын югалтканнар.

Балаларны дәваханәгә салганнар, өчесе авыр хәлдә. Прокуратура инде тикшерү башлаган, аның барышында инцидентның барлык шартларын да ачыкларга кирәк булачак. Шулай ук хокук сакчылары үсмерләрнең ата-аналары һәм балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү системасы органнары белән эш алып барачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-08-13/bish-smerne-a-syz-h-ld-tapkannar-2908232

Бәйле