Магнит давылларына ничек бирешмәскә?

Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләр өчен киләсе атна бик авыр булачак, димәк. Магнит давылларына алдан әзерләнеп буламы? Бу көнне хәлне җиңеләйтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова шул уңайдан киңәшләрен бирде.

Җир шарында яшәүчеләрнең күбесе һава торышындагы үзгәрешләргә бәйле. Бу бәйлелекнең ни дәрәҗәдә көчле булуына кешенең психологик халәте, ел фасылы, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге дә йогынты ясый. Магнит давыллары вакытында кеше еш кына хәлсезлек, йокысызлыктан интегә, ярсучанга әйләнә, кискен тавыш, яктылыкка сизгерлеге арта. Баш авырту, буыннар сызлау, йокымсырау кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Көз көне кеше магнит давылларына аеруча нык бирешә. Ник дигәндә, бу чорда организмның стрессларга каршы торучанлыгы кими.

 Хроник йөрәк-кан тамыры авырулары булган, артык авырлыктан интеккән, шикәр чире диагнозы куелган кешеләр магнит бураннарына аеруча тиз һәм нык бирешә.

 Магнит давыллары канның куелыгына да йогынты ясый. Андый көннәрдә, гадәттә, кан куера. Бу исә – тромб килеп чыгу куркынычы да бермә-бер арта дигән сүз. Моннан тыш кан куеру нәтиҗәсендә организмда газ алмашы начарлана, күзәнәкләргә һава җитми, кан басымы күтәрелә. Шул сәбәпле, магнит давыллары котырган көннәрдә инсульт, инфаркт, гипертоник криз килеп чыгу ихтималы бермә-бер арта, баш өянәге (мигрень) диагнозлы кешеләрнең авыртулары көчәя. Шуңа күрә йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән кешеләргә магнит давыллары алдыннан профилактика ясап, кирәкле даруларны кул астында тотарга кирәк.

 Магнит давылларына ничек әзерләнергә? Иң элек яхшылап йокыгызны туйдырыгыз. Йокыдан торганда кисәк торырга ярамавын да онытмагыз. Юкса баш авырта башлавын көт тә тор. Көн саен ярты сәгать булса да урамда йөреп керү өчен вакыт табыгыз. Җәяү йөрү нерв системасын ныгыта. Димәк, алда көтелгән магнит давыллы көннәрне дә җиңелрәк уздыра алачаксыз. Моның өчен спиртлы эчемлекләрдән, майлы ризыктан баш тарту, чамасын белеп ашау хәерле. Мунча керергә яраткан кешеләр дә магнит давыллары күзәтелгән көннәрне җиңелрәк уздыра.

 Магнит давыллары вакытында майлы, тозлы, әче, ысланган ризыклардан баш тарту хәерле. Ник дигәндә, алар организмдагы суны тоткарлый. Бу көннәрдә күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, аерым алганда, йөзем, абрикос, мүк җиләге, караҗиләк, карлыган, лимон, банан ашарга кирәк. Алар кандагы адреналин күләмен киметә, шул рәвешле йөрәккә көч килми. Бөтнек, җиләк чәйләре, мелисса, гөлҗимеш, сары мәтрүшкәдән төнәтмәләрнең дә шифасы тими калмас. Магнит давыллары вакытында исерткеч эчемлекләр дә кулланмаска кирәк.

 Соңгы арада, күпфатирлы йортларда алтынчы каттан югарырак яшәгән кешеләр магнит давылларына күбрәк бирешә икән, дигән сүзләр таралды. Әмма алар дөреслеккә туры килми. Кешенең югарыда-түбәндә яшәве белән магнит давыллары арасында бернинди бәйләнеш тә юк.

Магнит давыллары «котырган» көннәрдә истә тотарга кирәкле киңәшләр

 Физик активлыкны киметегез.

 Контраст душ керегез. Ул кан тамырларын тонуста тотарга ярдәм итә.

 Магнитлы көннәрдә тынычландыручы үлән чәйләренә дә өстенлек бирү хәерле.

 Көн дәвамында чиста су эчегез. Ул канны сыегайта. Димәк, магнит давыллары вакытында еш күзәтелгән тромб, инсульт, инфаркт ихтималын да киметә. Чиста су эчә алмаган кеше аны яшел чәй белән дә алмаштыра ала.

 Магнитлы көннәрдә самолетта очарга, метрода, җәмәгать транспортында йөрергә киңәш ителми. Беренчеләре кан басымын «уйната», җәмәгать транспортында исә һава җитмәү сәбәпле, хәлегез китәргә мөмкин.

 Исерткеч эчемлекләр кулланган, тәмәке тарткан кешеләр магнитлы көннәрне бермә-бер авыррак уздыра.

 Мондый көннәрдә кешенең игътибарлылык дәрәҗәсе 3–4 тапкыр түбәнәя. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89220/

Бәйле