Канализация коесында агуланган дүртенче ир-ат та вафат булган

9 нчы август көнне Түбән Кама районы Каенлы авылының Интернациональ урамында фаҗига була — 4 эшче канализация люгына төшеп газ белән агуланулана. 

Ир-атларны икесе коткаручылар килгәнче үлә, икесен хастаханәгә салганнар иде. Берсе икенче көнне һәлак булса, кичә дүртенчесе дә бакыйлыкка күчкән.

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе реанимациясендә канализация люкында агуланган дүртенче ир-ат вафат булган. Аның хатыны һәм ике баласы калган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89455/

Бәйле