​Җиде яшьлек кыз күңелсез булганлыктан фатирын яндырган: 6 кеше зыян күргән

Молдава Республикасының Приднестровьесында 7 яшьлек кыз күңелсез булганлыктан үз фатирын яндырган. Кызчык булган хәл турында көлеп сөйли һәм бернәрсәгә дә үкенми. 

Инцидент Бендеры шәһәрендә булган. Кызга күңелсез булып киткән һәм ул кәгазь, уенчыкларны һәм башка әйберләрне яндырырга була. Нәтиҗәдә, ялкын торакка тарала. Кызның әнисе бу вакытта йоклый. Төтенне сизеп, ул уяна һәм янгынны чиләктән су белән сүндерергә тырыша, ләкин булдыра алмый.

Янгын подъездга күчкә. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән, шуларның берсе реанимациядә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89438/

Бәйле