«Тәгәрмәч астына барып кергәнмен…»

Танылган җырчы Зәйнәп Фәрхетдиновага бик авыр вакытлар кичерергә туры килгән.

— Ходай миңа сынауларны балачактан ук жәлләмәде.
Биш яшемдә, әни белән Урманай авылыннан Сарлыга кайтканда йөк машинасына утырдык. Шофер бер авылда машинасын сүндермичә кибеткә кереп китте. (Шуннан соң хәтерләмим). Шул чагында арттан килгән машина безгә килеп бәрелгән. Әни машина тәрәзәсеннән чыгып, юлга килеп төшә, ә мин тәгәрмәч астына барып кергәнмен. Икебезне дә аңсыз хәлдә хастаханәгә илткәннәр. Минем битемне теккәннәр иде.

Шулай ук кечкенә чагымда Ык елгасына ялгызым гына су коенырга төшеп киттем. Тирәнлекне белү өчен эчкәрәк керүем булды, су агымы мине бөтереп алды да үзенә ияртеп алып китте. Әле ярый кычкырганымны яр буенда балык тотучы, үзебезнең авылның Гамир абый ишетеп, чәчемнән тартып чыгарды.

Аннары җиде яшемдә бер ел буе Үзбәкстанда әнидән аерылып торуны бик авыр кичердем, — дигән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-15/t-g-rm-ch-astyna-baryp-kerg-nmen-2909540

Бәйле