Танылган Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиев Африканың югары ноктасына — Килиманджаро тавына менәргә карар кылган. Килиманджаро — континентның иң югары ноктасы (5895м).
— Хәзердән үк әзерләнә башладым. Алда Килиманджаро тавына менү. 1 декабрьдә юлга кузгалабыз. Ә апрель аенда мин Эверестка күтәреләм, — дип сөйли Рөстәм.