Танылган блогер «Кызык-мызык» шатлыгы белән уртаклашты

-- Лейла

Блогер Илназ Габидуллин (социаль челтәрләрдә ул үз блогын «Кызык мызык» дип алып бара) һәм аның хатыны Гүзәл икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнәләр. Бу хакта алар үзләре социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.

— Безнең тормышыбыздагы зур сөенечле хәбәребезне сезнең белән дә бүлешәсебез килә. Гүзәлдә хәзер бер генә йөрәк түгел, ике йөрәк тибә. Безнең мәхәббәт җимешебез! Мин әле һаман да ышанып бетә алмыйм, — дип яза Илназ.

Сүз уңаеннан, Илназ һәм Гүзәл Илдан исемле бер улларын үстерәләр.

Яшьләрне котлыйбыз! Исән-имин булып, бәхетле гомер итәргә насыйп итсен!

Бәйле