Зөлфия Шакирова: «Ташладым да киттем»

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова ТНВда чыгучы «Ком сәгате» тапшыруында үзенең институтта укыган елларын искә алды һәм Казанга күченү сәбәбен атады.

«Мин гаиләмне сайладым, һәрвакыт Җәвиткә юл бирдем. Мин Уфада институтта укыган чакта Җәвиткә Казанга күчергә туры килде. Җәвит өйләнмичә китмим диде. «Уфада укып бетерәм һәм Казанга барам», дидем. Ул моңа ризалашып китте. Берникадәр вакыт узгач, көн саен кайтам дип шалтырата башлады. Ничек инде кеше Сөембикә, Муса Җәлил, Тукайлар Казаныннан кайта? Шуңа миңа ноябрь аенда ук укуны ташлап Казанга күченергә туры килде», — дип сөйли Зөлфия ханым.

https://tnv.ru/tat/news/show-business/269744-z-lfiya-shakirova-gail-tarkalmasyn-dip-tashladym-da-kittem/

Бәйле