23 килолы җәен тоткан Булат Хәйруллин: “Мондый балык елга бер эләгә” [видео]

Балтач районының Югары Шубан авылында яшәүче Булат Хәйруллин Нократ елгасыннан 23 килолы җәен тоткан. Моңа кадәр зур балык эләктергәне булмаган.

– Үзем дә шаккаттым. Күпме генә йөрсәң дә, зур балык эләкми иде. Җәен тотарга быел гына йөри башладым. Шатлыктан нишләргә белмәдем инде. Бер көндә дүрт җәен балыгы тотым. Аларның иң олысы 23 килолы булды, — ди Булат. – Балык итен әрәм итмибез. Күп шикелле тоелса да, туган-тумача, дусларга өләшә башлагач, җитми дә әле ул. Кешеләрне сыйлау иң рәхәте инде.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89585/

Бәйле