Бер ана үзенең баласын 4 ай буе тимер чылбырга бәйләп тоткан

Нефтеюганскида бер хатын-кыз, улын газаплауда һәм ирегеннән мәхрүм итүдә гаепләнеп, суд хөкеме алдына басачак.

Хәсрәт ана, тыңлаусыз баласын акылга утыртырга уйлап, быел февраль аеннан майга кадәр, стенага беркетелгән тимер чылбырны аягына чорнап, улын бәйдә тоткан. Шул рәвешле малаен ирегеннән мәхрүм итеп, аңа физик, психик яктан гаять зур зыян салган.

Улын җәберләгән анага карата кешене ирегеннән законсыз мәхрүм итү, балигъ булмаганны тәрбияләү бурычын тиешенчә үтәмәү буенча җинаять эше кузгатылган. “Суд аны сак астына алу турында карар кабул итте. Җинаять эше Нефтеюганск район судына карап тикшерүгә җибәрелде”, – диелгән судның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә билгеләп үтелгәнчә, вәхши хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89675/

Бәйле