Татарстанда кайбер районнарда битлек режимы кертелә

18 августтан Чаллы мэриясе бинасында битлек режимы кертелә.

Шул ук вакытта бинада көн саен коронавирус белән авыру ситуациясенә мониторинг уздырыла диелгән хәбәрдә. Әлегә борчылырлык сәбәп юк. Эпидемиягә каршы чара тотрыклы хәлне саклау өчен кертелә.

Әлмәт башкарма комитетында шулай ук муниципаль берәмлек башлыгы Тимур Нагуманов күрсәтмәсе буенча битлек режим кертелүе билгеле булды. Киңәшмәләр вакытында һәм гражданнарны кабул иткәндә битлек  режимын катгый үтәү таләп ителә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89712/

Бәйле