Зәйнәб Фәрхетдинова үзенең туган көнендә Азнакайда «Авыл көе» фестивале оештырган

-- Лейла

17 августта — Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың туган көне. Үз якташларын зурлап, җырчы Азнакайда матур бәйрәм концерты оештырган.

Бәйрәм Азнакайның Ишкәев ял паркында узган. Чара «Зәйнәб Fest» беренче «Авыл көе» фестивале дип аталган.

«Зәйнәб Fest» «Авыл көе» фестивалендә халык җырлары hәм такмак-көйләре төп урынны алып торган, шуңа да бәйрәм бик халыкчак килеп чыккан.

Фестивальнең үзенчәлеге, төп идеясе — элек-электән татар халкы иҗат иткән көйләрне барлап, асылдагы яңгырашын саклап шул сыйфатта кабат яңгырату.

Фестивальдә татар җыр сәнгатенең талантлы шәхесләре катнашкан. Алар арасында: Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Марат Галимов, Равил Галиев, Сиринә Зәйнетдинова, талантлы сәхнә йолдызлары — Алия Карачурина, Гөлсирин Абдуллина, Базарбай Бикчәнтәев, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рәсим Фасыйхов һәм Алмаз Хәсәновлар булган.

Музыкантлар арасында «Казан нуры» оркестры солистлары, баянчылар — Татарстанның атказанган артистлары Айнур Моратов, Риф Караметдинов, шулай ук Наил Сәгъдиев һәм Булат Шәрипов та чыгыш ясаган.

Фестивальне Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева алып барган.

Бәйле