Гүзәл Уразова: «Илдар УЗИга барганда малай була дип, камера тотып барды»

-- Лейла

Татарстан халык артисты Гүзәл Уразова үзенең телеграм каналында гаиләсе белән булган кызыклы хәлне сөйләде. Ире Илдар Хәкимов беренче балалары туганда малай теләп йөргән булган икән.

— Илдар беренче тапкыр УЗИга барганда, малайны истәлеккә төшереп алам, дип камера күтәреп барган иде. Табиб карады-карады да: «На девочку похожа»,- диде. Илдар: «Абый, тагын ныклабрак карагыз әле», — ди бит инде. Врач: «Нет, я обычно не ошибаюсь, точно девочка будет»,- диде. Ярар, кыз булса тагын да ныграк яратырбыз, диде шунда Илдар. Менә шушы девочка инде ул — Эллари, — дип яза Гүзәл Уразова.

Җырчы гаиләнең олы кызлары Эллари быел 11нче сыйныфны тәмамлады. Менә инде әтисе белән «Әти, кызым» дип исемләнгән яңа җыр да яздырганнар.

Бәйле