- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан халык артисты Гүзәл Уразова үзенең телеграм каналында гаиләсе белән булган кызыклы хәлне сөйләде. Ире Илдар Хәкимов беренче балалары туганда малай теләп йөргән булган икән.
– Илдар беренче тапкыр УЗИга барганда, малайны истәлеккә төшереп алам, дип камера күтәреп барган иде. Табиб карады-карады да: “На девочку похожа”,- диде. Илдар: “Абый, тагын ныклабрак карагыз әле”, – ди бит инде. Врач: “Нет, я обычно не ошибаюсь, точно девочка будет”,- диде. Ярар, кыз булса тагын да ныграк яратырбыз, диде шунда Илдар. Менә шушы девочка инде ул – Эллари, – дип яза Гүзәл Уразова.
Җырчы гаиләнең олы кызлары Эллари быел 11нче сыйныфны тәмамлады. Менә инде әтисе белән “Әти, кызым” дип исемләнгән яңа җыр да яздырганнар.