Рифат Фәттахов: «15 еллык хыял тормышка аша башлады»

-- Лейла

30 август Казанда Филармония бакчасында бөек шәхес Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылачак. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

Һәйкәлне архитектор Герман Бакулин әзерли. 

«Һәйкәле дә, җырчыбызның үзе кебек, затлы, матур килеп чыга», — ди Рифат Фәттахов. 

Продюсер эшне хуплаулары өчен президент Рөстәм Миңнехановка, Татарстан хөкүмәте, мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре башкарма комитетына рәхмәтен белдерә.

Бәйле