Әсхәт Хисмәт: «Теләгән кеше рәхәтләнеп авылда да яши ала»

-- Лейла

Көз айларында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында «Алмаш» сериалы чыгачак. Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт сериалда төп геройларның әтисен уйный. Сценарийне укып чыккач, Әсхәт Хисмәтнең тормыш иптәше «нәкъ үзеңә туры килгән роль булган икән», дигән.

«Заманча авыл — ул шәһәр белән бертигез дип әйтеп булмый, әмма шуңа якын. Телевизор эшли, мобильник, интернет тота, янәшәдә генә мунчасы, бакчасы. Барысын да үзе үстерә, терлек үрчетә. Мин кечкенә чакта, 4 кешегә бер ат алалар иделәр. Көз көне чирәм ашатып йөргәндә, ат бөгелгәндә башыннан егылып төшкәнмен дә, эләктереп алган. Һаман да ат тешләгән эз бар. Теләгән кеше рәхәтләнеп авылда да яши дип уйлыйм мин», — ди актер.

https://tnv.ru/tat/news/mednet/269878-skh-t-khism-t-tel-g-n-keshe-avylda-da-r-kh-tl-nep-yashi-ala/

Бәйле