«Башка бәхетсезләргә дә чын күңелдән шул теләктә»

Җырчы Айгөл Бариеваның ире кинәт мәрхүм булгач, күпләр аның белән бергә кайгырды. Әмма Айгөлнең диңгездә төшкән фотосын «ире үлмәс борын» дип кабул итүчеләр дә булган.

Айгөл балалары белән Абхазиягә ял итәргә киткән. Бу мәрхүм ире Линар Юсиповның теләге булган икән.

«Без моны икәү эшләргә тиеш идек. Ул бик тә теләде. Соңгы тапкыр дүртәү бергә 2016 елда Испаниягә барган идек. Линар һәрвакыт «балаларга диңгезгә барырга, ял итәргә кирәк», — дип әйтә килде.

Ләкин шушы 6 ел дәвамында башта балалар институтка укырга керде, аннары сессияләр һәм башкалар. Безнең белән бергә бара алмадылар.

Ул киткәннән соң, беренче һәм мөһим максатым – аның теләген үтәү, ягъни балаларны диңгезгә алып бару иде. Диңгез, кояш, таулар – бу сәяхәт безгә көч бирер дип ышанам.

Ә Линарым – ул барыбер безнең белән һәм бу һәр адымда сизелә (үз серләребез бар иде). Бу юлы телефонны кулга сирәк алам. Бу — үзенчәлекле сәяхәт һәм аны тынычлыкта үткәрәсем килә», — дип язган Айгөл Бариева социаль челтәрдә.

Айгөлнең бу адымын ошатмаучы да табылган. «Ире үлмәс борын к… кыздырып йөри», дип язган берәү фейк-аккаунттан.

«Кешенең вакыты бар бит, «кәкәй итеп» чыгар өчен махсус аккаунт булдырган бит. Беренче тапкыр укыйм һәм елмаям. Дөресен әйтәм, бу сүзләрегез белән бернәрсәне дә боза алмадыгыз. Мин башкача яшим инде. Сезгә бәхет, шатлык, мәхәббәт телим. Башка бәхетсезләргә дә чын күңелдән шул теләктә», – дип җавап язган җырчы.

Шулай да, Айгөлгә балалары белән матур ял итеп, күңел тынычлыгы алып кайтырга теләүчеләр күбрәк.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-08-19/bashka-b-hetsezl-rg-d-chyn-k-eld-n-shul-tel-kt-2915203

Бәйле