Айгөл Рәхимова: «Кияүгә чыгу турындагы сорауларны ишетү бер дә җиңел түгел…»

Сәхнәдән югалып торган Айгөл Рәхимова ни хәлләрдә? Татар сәхнәсенә кайту, тугры тамашачылар, шәхси тормышындагы яңалыклар – әнә шулар турында сөйләштек.

– Мәскәүгә китеп, татар эстрадасыннан югалып торган идегез. Кире кайтырга нәрсә этәрде сезне?

– Әйе, ике еллык пауза ясадым. Ләкин ул чакта да иҗади эшчәнлегем туктап тормады: мәҗлесләрдә, концертларда чыгыш ясадым. Хәзер кабат тулы көчкә эшли башладым. Клип төшердем, альбом чыгардым. Кире кайтырга нәрсә этәрдеме? Мөгаен, мин үземдер. Эстрадага килеп кергәннән бирле куйган көчем, тырышлыкларымны шулай тиз генә сызып атып, башка эш белән шөгыльләнә башлау авыр булыр иде миңа. Татар концертларында чыгыш ясаудан, татарча җырлар яздыртудан туктагач, үземнең моннан башка яши алмавымны аңладым.

– Айгөл, сезгә шәхси тормышыгыз турында сораулар еш бирәләр. Кияүгә чыгу-чыкмавыгыз турында кызыксыналар. Гомумән, бездә, хатын-кыз фәлән яшькә кадәр башлы-күзле булырга тиеш, дигән фикер яши. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

– Кызганыч, бу стереотип әле дә яши. Язмышың ничек язылган бит. Фәлән яшькә кадәр өлгерергә кирәк, дип, язмыштан алда чабу дөрес түгел ул, минемчә. Миңа – 30 яшь. Кызганыч, ирем дә, балаларым да юк. Дөрес әйтәсез, миңа шәхси тормышыма кагылышлы сорауларны еш бирәләр. «Кайчан кияүгә чыгасың инде?», «Күптән кияүгә чыгарга кирәк инде сиңа» һәм башкалар. Миңа бу сорауларны ишетү бер дә җиңел түгел. Ә бәлки мин кияүгә чыга яки бала таба алмыймдыр? Бу турыда уйлыйлармы икән ул? Бөтен кешене дә бер калыпка салучыларны аңламыйм. Моның ише сорауларга да җавап бирмәскә тырышам. Әлбәттә, минем бик тә гаилә корасым килә. Ләкин хәзерге вакытта минем моңа мөмкинлегем юк. Һәрвакыт гастрольләрдә йөреп, бертуктаусыз иҗат итеп, танышу-аралашуларга вакытым калмый.

– Сезнең өчен идеаль гаилә нинди ул?

– Минем күзаллавымча, идеаль гаиләдә хөрмәт һәм ярату хөкем сөрә. Ир-ат та, хатын-кыз да бер-беренә рухи яктан ярдәм итә, бер-бер нәрсә булса, уртага салып сөйләшә һәм, гомумән, гармониядә яши.

– Читтән караганда, сез карьеристкага охшаган.

– Чынлыкта алай түгел. Мин бары тик үземә ошаган, үзем яраткан эшне генә эшлим. Җырлау, җырлар яздырту, кешеләр белән аралашу, тамашачымның мәхәббәте мине чын мәгънәсендә бәхетле итә. Ләкин мин, карьерам өчен барына да әзер, дип фикер йөртүчеләр рәтендә түгел.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89802/

Бәйле