Ике җиләк җыючыны авылдагы танышлары үтергән

Ике җиләк җыючыны авылдагы танышлары үтергән.

Полиция мәгълүматларына караганда, мәрхүмнәрнең гәүдәләре 16 августта Аршан авылыннан 29 чакрым ераклыкта табылган. Алар янып беткән «УАЗ»да була. Хәзер «Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Соңрак шикләнелүчеләрне тоткарлыйлар, алар 34 һәм 26 яшьлек җирле кешеләр булып чыга.

Җинаятьчеләр башта барысын да бәхетсезлек очрагы буларак күз алдына китерерлек итеп, эзләрен юарга маташкан. Янәсе, машина сүнеп калган да шуннан ут капкан. Әмма криминалистлар мәетләрдә утлы яра эзләре тапкан.

Фаразлар буенча, җинаятьчеләр җыючылардан үзләренә җиләк яки акча бирүне таләп иткән. Кылган гамәлләреннән соң алар мәетләрене «УАЗ» машинасына куйганнар һәм бензин сибеп ут төрткәннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89823/

Бәйле