Язучы Илдар Хәйруллин вафат булган

«Бүген, 2022 елның 19 августында, без талантлы каләмдәшебезне югалттык. Озакка сузылган каты авырудан соң, Түбән Камада яшәп иҗат итүче язучы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллинның гомере өзелде», – дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

«Илдар Шәмсулла улы нинди генә катлаулы хәлдә дә тормышка юмор белән карап яши алган көчле шәхес иде. Күпсанлы укучылары күңелендә дә ул җылы юморы, якты елмаюы белән сакланыр», диелгән хәбәрдә.

Мәрхүм иртәгә туган төбәге Кукмарада җирләнәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/89872/
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий