Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова берникадәр вакыт югалып торган иде. Социаль челтәрләр аша Ләйлә ханым үзенең язылучыларына мөрәҗәгать итте.
— Мин кайттым! Кая югалдың, син дип язучы, хәлләремне сораучы дусларым! Аллаһнын рәхмәтләре яусын сезгә! Үзеңнең кирәк булуыңны белү – бик зур бәхеттер! Тулысынча гаиләмә чумдым. 20 ел буена “Адәм белән Һава” тапшыруларын эшләп, гашыйк парларны өйләнештереп йөргәндә үземнең гаиләм юк иде. Минем нинди хисләр белән эшләвемне, яшәвемне күз алдына китерәсезме икән?
Хәзер инде ничә еллык күзәтүләремнең кирәге чыкты. Мин матур гаилә хуҗабикәсе булып эшлим. Яңа эшем миңа бик ошый, өйрәнеп киләм.
«Адәм белән Һава» тапшыруы эшлисе булса, нинди сораулар бирергә икәнен белер идем. Акрынлап иҗатка да, социаль челтәрләргә дә әйләнеп кайтырмын, — ди алып баручы Дәүләтова.