Ришат Төхвәтуллин «Титаник»та булган…

Тыйнаграк кылансак иде, якташлар!

Уфада теплоходта йөзү үзе бер рәхәт ул. Ә анда популяр җырчыларны да чакырсалар…

Менә Ришат Төхвәтуллин берничә көн элек Уфада теплоходта концерт куйган. Шул чарадан соң Ришат үзенең хис-кичерешләре белән бүлешә.

Концертның башында Ришатның кәефе шәп булган. Ә менә ахырга таба җырчы шактый йончыган. Баксаң, теплоходта шактый бәйләнчек тамашачылар булып, җырчыны арытып бетергәннәр икән.

«Без исән-сау, дуслар! Туган авылыма кайтып җиттем. Блогерыгыз исән-сау, тәүлек буе сезнең белән. «Титаник»та булган тамашачыларыма рәхмәт. Ай, фотога төшеп үтерәләр. Берсе бер якка тарта, икенчесе икенче якка. Берсе артка тарта, кайсыдыр аякка баса. Җырлап булмый, берсе микрофонны авызга этә. Менә шундыйрак чара булды бүген. Әле үзләренең йомыркаларын да кыстырып килгәннәр», – дип сөйләгән, көлә-көлә, Ришат.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-21/rishat-t-hv-tullin-titanik-ta-bulgan-2917036

Бәйле