Юл һәлакәтендә 16 кеше үлгән

Һәлак булганнарның барысы да диярлек микроавтобуста баручылар.

Кичә Ульяновск өлкәсендә коточкыч авариядә һәлак булучылар саны 16га җиткән. Фаҗига Новоспасс һәм Николаевка торак пунктлары арасындагы трассада була. Анда микроавтобус ике фура арасында кала.

Микроавтобустагы 15 кеше һәм йөк машинасындагы бер кеше үлүе ачыкланган. Өч кеше хастаханәгә озатылган, берсен амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Фаҗига фураларның берсе каршы як полосага чыгып, тизлек белән микроавтобуска килеп бәрелүдән килеп чыккан.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90009/

Бәйле