Сентябрь ае нинди булачак?

Россиядә яшәүчеләрне көзен озакка сузылган бәрхет сезоны көтә. Илебезнең гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дии белдергән.

“Хәзерге вакытта һава температурасы тел-теш тидергесез дәрәҗәдә әйбәт. Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25+26, Сочи һәм Анапада +28 градус. Экватордагы су температурасы бу. Бездә ул – бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы фантастикага тиң дәрәҗәдә: +24 градус. Болар бәрхет сезонының озак дәвам итәчәген күрсәтә. Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк”, – дип сөйләп үткән Вильфанд.

Шул ук вакытта ул бәрхет сезонының гадәттә сентябрь ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90041/

Бәйле