«Мин җырлый да белмим…»

Илсөя Бәдретдинова виртуаль дусларын шаулатып алган.

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәләрен бик җанлы алып бара. Сокландыра, уйландыра, көлдереп тә ала, мәгълүмат та бирә ул.

Күптән түгел декабрьгә кадәр концертлар афишасын тәкъдим итте. Кызганычка каршы, быел аның концертын Уфада күрмибез бугай… Ә Казанда, Яр Чаллыда алар унар көн рәттән булачак. Язган булса, киләсе елда без дә күрербез, тормышлар гына имин булсын.

Социаль челтәрдә Илсөянең үз тормышы — әнә ул агач басмадан яланаяк китеп бара, менә арыслан баласы белән уйный… Ә кичә ул бер сөйләшү башлап куйган:

  • Илсөя , син бит җырлаудан башка берни дә эшли белмисең.
  • Ююююк… Ялгышасыз… Мин җырлый да белмим…

Сөйләшүне 21 кеше дәвам иткән.
«Яратабыз җырлый белмәгәнегезне», — дигән безнең Рөстәм Нәбиев.

«Аның каравы, дөресен сөйли беләсез», «Җырлый белмим, дип әйтә алмыйсыз. Сез бит — Зәкиевич укучысы. Укытучы нинди — укучы шундый», «Көчле кеше», «Берни эшли белмәүчеләрне артларына утырта беләсез», «Син җырлый белмисең, Фирдүс акыра, ә халык сезне үлеп ярата», «Сезнең кебек җырчылар юк», «Сезгә башка эш белү кирәк тә түгел», «Җырлый белмәсәгез, зал тутырып тамашачы җыя алмас идегез», – дип комментарийлар калдырган җырчының иҗатын күзәтеп баручылар.

Үз-үзенә ирония белдерүчеләр — көчле токымнан инде ул!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-23/min-yrlyy-da-belmim-2918987

Бәйле