«Безнең кунакчыллык берни түгел икән…!»

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров Үзбәкстанда кунакта йөри.

Ерак сәфәргә ул әтисе, әтисенең абыйсы, энесе Назыр, баянчысы Роберт, дусты Илнар белән бергәләп зур гастроль автобуслары белән чыгып киткән.

Бу хакта артист болай дип яза: «2 тәүлек юлда булдык. Казахстан чигендә 6 сәгать торырга туры килде. Ял көн, чират… Үзбәкстан чигендә 3 сәгать булдык, ну анда конкретно тикшерделәр: һәр пакетны, һәр шешәне, һәр кесәне… Наркотик алып керерләр дип куркалар икән.
Таможня эшчесе минем артист икәнне белеп алды да, тотынды минем иҗат белән танышырга! Без барган автобуска зур итеп «Данир Сабиров» дип язылган, шуннан китте: «Мондый машинада безнең илдә президентлар гына йөри», — ди абзый. Ютубтан минем видеоларны карый башлады, «Әйдә, җырла», — ди. Ә тегендә километрга сузылган машиналар, чират. Ә таможня эшчесенә барыбер.

Каракалпак яклап кердек без. Ул — Үзбәкстанның автоном республикасы. Анда юллар бик начар. Шуларны күргәч, кәефем бик төшкән иде, әмма Ургенчка җитәрәк барысы да җайланды: юллар да яхшырак, туганнар да якты йөз белән каршы алды. Алар үзләре «Ларгус»та җилдергәч, чокырлы юллар алар өчен тап-такыр.

Монда мин Данирбайга әйләндем. Башта төп йортка, әби-бабай яшәгән өйгә килдек. Аларны искә алып, дога укыдык һәм әтинең Акылҗан исемле апасына куна киттек.

Йортлар монда шундый зур: биек түшәмле, иркен бүлмәләр. Иң кызыгы: постельный белье, мендәр бирделәр дә, кайда ятасың килә — шунда ятасың. Анда бездәге кебек диванга, караватка ятып азапланмыйлар. Үзбәк теле татарчага бик якын. Аңламаган сүзләрне әти тәрҗемә итә…

Анда кешене башкача күмәләр: җирне ике метр казысаң, су чыга, ди. Шуңа күрә, туфракны күтәртеп, балчык эченә күмәләр икән. Әтинең туганы бөтен нәсел өчен зиратта урын алып куйган. Әти: «Менә, бу урын сиңа булыр… Бу урын — Назырга» ди. Уф, әти простой кеше инде ул…» — дип яза Данир Сабиров.

Ул мондагы кешеләрнең кунакчыллыгына шаккаткан. «Безнең кунакчыллык берни түгел икән. Менә җырларда җырлана бит туганлык җепләре турында… монда шулай! Җырдагыча!» — дип өстәгән ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-08-25/bezne-kunakchyllyk-berni-t-gel-ik-n-2921684

Бәйле