Игезәк улларын һәм хатынын чәнчеп үтергән

Салават шәһәрендә коточкыч хәл булган. 

Бу хакта Башкортстан Тикшерү комитеты хәбәр итте.

Бу йортта 23 август кичендә ызгыш чыккан.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, 61 яшьлек ир улларыннан аңа аракы бирүләрен сораган, әмма тегеләре баш тарткач, котыра башлаган. Күпмедер вакыттан соң аларның берсе полициягә шалтыратып, бу хакта хәбәр иткән.

Бу хәл исерекне тагы да ныграк ярсыткан. Ата кеше уллары янына бүлмәгә кергән һәм пычак белән муеннарына чәнечкән. Бу тавышка йөгереп чыккан 64 яшьлек хатынына да пычак кадаган.

Полиция мәгълүматларына караганда, алынган җәрәхәтләрдән игезәкләр шунда ук, ә хатын хастаханәдә үлгән. Пенсионер үз гаебен таныган, хәзер аны Русия Җинаять кодексының 105 мәддәсе буенча җинаять җәзасы көтә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-08-25/igez-k-ullaryn-m-hatynyn-ch-nchep-terg-n-2921711

Бәйле