Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүче Гөлүсә апа: «Елга 70 кило чәй әзерлим»

Актаныш районының Чишмәбаш авылында яшәүче Гөлүсә апа Гыймаева төрле үләннәрдән чәй ясау белән шөгыльләнә. Кышка җитәрлеген капчыгы белән әзерләп куйган иде, сораган кешегә сатып та бирә. Тәмле чәйне ничек әзерләргә?

Гөлүсә апаның яфрак арасында кайнашкан мәле. Урманда төрле үләннәр, бакчасындагы җиләк-җимеш яфракларын җыеп киптерә ул. Җәй буе урманда йөргән, тик аю тавышын ишеткәч, шүрли башлаган. Әмма сахрада йөрергә яраткан кешене аның белән генә туктатып буламыни? Дөрес, саграк булачакмын, машина белән йөрим бит, ди. Гөлүсә апа әйтүенчә, үләннәрне белеп җыярга кирәк. Урманда йөрү күңеленә тынычлык бирә аның. «Чәй ул – тормышымның бер ягы гына. Мин кул эшләре белән шөгыльләнәм. Тик утырырга яратмыйм», – ди әңгәмәдәшем.

– Үләннәр көчен иртән бирә, кеше сыман төнлә йоклыйлар. Иң әйбәте – чык кипкәч, төшкә кадәр җыю. Һәрберсенең җыю вакыты бар. Сигез айдан соң файдасы да, тәме дә бетә, – ди үләнче.

Үзен белә башлаганнан бирле урманнан кайтып кергәне юк Гөлүсә апаның. Ялгызы гына, иркенләп йөрергә ярата. Бөтен үләннең үзенчәлекләрен белә. Өлкән кешеләрдән сорап караган, тик алар әйтә алмаган. Шуннан соң һәрберсен китаплардан өйрәнгән, хәзер интернет булыша.

Авылдан Чаллыга киткәч тә, урманга сукмагын суытмаган ул. Җәен көн саен бер чиләк каен җиләге җыеп саткан. 26 ел сату иткән җиләкчегә шәһәрдә хәтта «Каен җиләге» дигән кушмат та такканнар. Караҗиләк (черника) җыеп та саткалаган. Сигез ел элек туган авылы Чишмәбашка күченеп кайткан. Хәзерге вакытта бакчасында өрек (абрикос), күк җиләк (голубика), төрле чикләвекләр, карбыз һәм кавын үстерә.

Ишегалдында бик күп кура җиләге үсә. Чәй ясарга менә дигән чимал, әллә кая барып эзләп тә йөрисе юк. Үләннәрдән кырлыган (иван-чай), урман чәе, чабыр, мәтрүшкә, юкә, тукранбаш, чебен кунмас гөл (донник), манжетка (тәңкә яфрак) һәм башкасын җыя. Тиздән гөлҗимеш, дүләнә (боярышник) җитешә. Кишер сабагыннан да чәй әзерләргә була икән. Колмактан мендәрләр ясый. Кыскасы, һәр үлән нәрсәгә булса да ярый.

– Сез ясаган чәйләр кибетнекеннән аерыламы? Тәмле чәй ясауның сере бармы? – дип сорыйм Гөлүсә ападан.

– Кибетнеке – куак, ә бу – үсемлек. Мин груша, алма, чия яфраклары да кушам. Матурлык өчен күкчәчәк тә өстим. Кишер сабагы да әйбәт. Кап-кара булып чыга. Тәмле чәй ясау өчен, чималны караңгы һәм җилле урында киптерергә кирәк. Кул белән тараткаларга онытмагыз. Чәйне дөрес итеп пешерә белегез. Кайнап чыккан суны шундук коярга ярамый, биш минут торсын. Болай иткәндә үләннәр файдалы үзлеген саклый, – дип җавап бирде ул.

Аның чәен күбрәк, сәламәтлеккә файдалы дип, ирләр сорый икән. Күптәнге клиентлары, Башкортстан, Актаныш халкы сатып ала.

– Элек ярминкәләргә дә еш йөрдем. Беренче елны 40 кило чәй әзерләгән идем. Әлегә – 15 кило, әле тагын бик күп киптерәсе бар, – ди Гөлүсә Гыймаева.

Кырлыганны сигез ел элек җыя башлаган. Кул хезмәтен күп сорый дип, Стәрлетамактан махсус станок алып кайткан. Хәзер эше бераз җиңеләйгән. Килосын 1 мең сумга сата, кура җиләгенекен кем сорый – шуңа бушлай бирә.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90436/

Бәйле