Мәтрүшкәне кышкылыкка саклар өчен 20-30 сантиметр озынлыкта кисеп алып, чормада яки яхшы җилләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда — бер ел, ваклап, нык ябылган үтәкүренмәле савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.
Мәтрүшкәнең файдасы зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Анда корвалол, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп. Ашказаны суты бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда да кулланалар.
Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан арчу өчен кулланганнар. Аның эфир мае кайбер мазьларны ясаганда кулланыла. Моннан тыш, аны сабынга, иннекләргә, ислемайга хуш ис бирү өчен косметика өлкәсендә дә файдаланалар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-08-26/m-tr-shk-l-r-kipk-n-m-tr-shk-l-r-2923880