Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре кайчан эшли башлаячак беләсезме?

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә ачылачак һәм 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль берәмлекләрнең махсус башкарма комитетлары билгеләгән территорияләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча атналык ярминкәләр уздыру турындагы тәкъдимен кабул итәргә», диелә документта.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм районнар башлыклары авыл хуҗалыгы продукциясен ярминкә мәйданчыкларына китерүне тәэмин итәргә тиеш. Терлекчелек продукциясенең китерелүен һәм сатылуын Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре контрольдә тотачак.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-avyl-xualygy-yarminkalare-10-sentyabrda-esli-baslayacak-5859186?utm_source=top

Бәйле