Түбән Тагильда КВНчы һәм туйлар алып баручы Никита Сумароков вафат булган.
«Ул дусларына кунакка килгән, урамда булалар. Гаражлар артына ике минутка киткән һәм кире кайтмаган», — дип әйткән аның дусты.
Иптәшләре аның гәүдәсен табып, ашыгыч ярдәм чакырта. Ул инде үлгән була. Үлем сәбәпләре ачыклана. Сумароков 11 сентябрьдә 31 яшьлек туган көнен, ә 23 нче сентябрьдә – туен билгеләп үтәргә тиеш була.
2010 елларда Сумароков «Новая версия» лигасында чыгыш ясаган «Северный квартал» популяр КВН командасы фронтмены була. Аннары шоумен чараларны алып баручы карьерасын төзи.
чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90613/