Популяр КВНчы туе алдыннан вафат булган

Түбән Тагильда КВНчы һәм туйлар алып баручы Никита Сумароков вафат булган.

«Ул дусларына кунакка килгән, урамда булалар. Гаражлар артына ике минутка киткән һәм кире кайтмаган», — дип әйткән аның дусты.

Иптәшләре аның гәүдәсен табып, ашыгыч ярдәм чакырта. Ул инде үлгән була. Үлем сәбәпләре ачыклана. Сумароков 11 сентябрьдә 31 яшьлек туган көнен, ә 23 нче сентябрьдә – туен билгеләп үтәргә тиеш була.

2010 елларда Сумароков «Новая версия» лигасында чыгыш ясаган «Северный квартал» популяр КВН командасы фронтмены була. Аннары шоумен чараларны алып баручы карьерасын төзи.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90613/

Бәйле