Рөстәм Миңнеханов Илсөя Бәдретдиновага Дәүләт бүләге тапшыра

-- Лейла

29 август Казан Кирмәнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов танылган җырчы Илсөя Бәдретдиновага рәсми рәвештә атказанган артист исемен — Дәүләт бүләген тапшыра.

– Рәхмәт минем иҗатыма югары бәя бирүегез өчен, хөрмәтле җитәкчеләр! 20 ел сәхнәдә Илсөя Бәдретдинованы җырчы итеп тотканыгыз өчен чиксез рәхмәт, кадерле тамашачылар! Бу безнең уртак исем! — дип яза җырчы.

Котлауларга без дә кушылабыз! Алга таба да эшегездә зур уңышлар, үсеш телибез. Иҗат чишмәләре саекмасын, озын озак еллар халкыбызны сөендереп җырлап гөрләп яшәргә язсын.

Бәйле