Кукмарада иң зур бәлеш пешерделәр

-- Лейла

27 август Татарстанда тагын бер рекорд куелды. Кукмарада шәһәр көнен билгеләгәндә иң зур бәлеш пешергәннәр. Алдагы рекорд Балтач районын куйган иде. Ул вакытта бәлеш 50 кг авырлыкта иде.

Кукмаралылар күршеләрен уздырырга теләгәннәр булса кирәк. Бу эш барып чыкты да. Шәһәр көнендә пешерелгән бәлеш 199 кг булган һәм Россия рекордлар китабына кертелгән.

Бәлешнең эчлеге борай ярмасыннан булган. Милли ризыкны мичтән чыгару өчен махсус саклагыч киемнәр кигән 5 ир-ат ярдәме кирәк булган.

ТНВ

Бәйле