Блогер Гүзәл Хөснетдинова: «Быел җәйне аеруча сөймәс булдым»

Блогер Гүзәл Хөснетдинова социаль челтәрләрдә күңел әрнүе турында язган.

– Бүген җәйнең соңгы көне. Мин җәйнең тизрәк үтеп китүен теләдем. Бала вакытымнан бирле җәйне яратмыйм! Быел исә җәйне аеруча сөймәс булдым… Җәйнең монда гаепле түгел икәнлеген дә аңлыйм, тик… Ничек бар шулай! Вакыт яраларны төзәтә, күңелгә шифа сала, диме?! Әйе, ди! Моңа күбрәк ышаныгыз!

Башка берни дә язасым килми. Гафу итегез… – дигән блогер һәм ике ай элек юл һәлакәтендә үлгән сеңлесенең фотосын урнаштырган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/08/90763/

Бәйле