Бөгелмәдә бер ир-атны кыйнап гомерен өзгәннәр. Аңа нибары 36 яшь булган. Бу хакта KazanFirst җирле Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Ир-атлар арасында низаг Комаров урамы 26 йорт ишегалдында килеп чыккан. Хокук сакчылары фаразлары буенча, ир 22 яшьлек егет белән спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Аннары алар арасында низаг чыккан һәм яшь егет ир-атны кыйнап ташлаган. Зыян күрүче комага киткән. Аны җирле үзәк хастаханәсенә китергәннәр, тик табиблар гомерен саклап кала алмаган. Ир алган тән җәрәхәтләреннән үлгән, аның ике баласы ятим калган.